Татар теленә тәрҗемә итү

Версия для слабовидящих
Поиск
Безнеӊ адрес «423808, ТР, Яр Чаллы шәһәре, Габдулла Тукай исемендәге яр буе урамы, 31нче йорт, “Энергетик” мәдәният сарае бинасы»

Наш адрес
+7 (8552) 70-25-30
Контактный номер

Театр тарихы

1990нчы елның 13нче мартында халык депутатлары Шәһәр Советының 129нчы карары нигезендә Яр Чаллы шәһәрендә “Болгар” татар хореографик ансамбле оеша. 2007нче елда ул “Болгар” бию театры исемен ала. Коллектив оештыру башында А.Я. Ваганов исемендәге Ленинград хореография училищесын тәмамлаган, Яр Чаллы сәнгать училищесының хореография бүлеге җитәкчесе Мөхәммәт Хафиз улы Мортазин тора, барлык оештыру мәшәкатьләре аның өстендә була. Ансамбльнең беренче директоры - Владимир Яковлевич Ураков - оста оештыручы, киң күңелле, ачык йөзле, эше белән янып торучы шәхес, моңарчы Чаллы кинотеатрларының берсендә директор булып эшләгән.  

Беренче акчалата ярдәм музыка уен коралларын сатып алу, хореограф, композитор, костюмнар буенча рәссам кебек белгечләрне чакыруга тотыла. Июль аенда беренче иҗади состав туплана: балет төркеме, оркестр, вокалистлар - Яр Чаллы сәнгать училищесын һәм Казан мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлаучылар. 

Иң беренче чыгышлар Казан, Чабаксар, Йошкар-Ола, Урал рус халык хоры белгечләре тарафыннан куела.  

Кыска вакыт эчендә репетицияләр бара. 1991нче елның 18нче гыйнварында “КАМАЗ” мәдәният сараенда “Болгар” бию ансамбленең тәүге концерты уза. Репертуар афишасының күп өлешен татар халык биюләре белән беррәттән, Урта Идел яр буе халыкларының биюләре дә урын алган. Барлыгы 14 хореографик композиция күрсәтелә - татар, чуваш, удмурт, рус биюләре, Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленың “Алтын фонды”ннан 6 бию. Оркестр 11 кешедән тора (Җитәкчесе - Фәрит Әнвәр улы Закиров), биючеләр төркеме - 18 кеше. Беренче артистлар - Светлана Андреева, Альбина Вәзәгыйтдинова, Елена Васильева, Елена Горбунова, Данияр Каримов, Андрей Макрица, Марсель Мөбәракшин, Мостафа Нигъмәтҗанов, Юрий Смышляев (Смышляев Ю.П.  бүгенге көндә “Болгар” бию театрының баш балетмейстеры вазифасын үти). 

“Болгар” ансамбленың исеме борынгы бабаларыбыз тарихына дәшә. Гасырлар буена җыелып килгән иҗади мирасны туплап, шул чор тарихына таянып, рухын югалтмыйча, сәнгатьле итеп югары дәрәҗәдә сәхнәдә җиткерү - бәяләп бетергесез зур эш. Театрның баш балетмейстеры Юрий Смышляев күп еллар дәвамында бию сәнгатен Болгар юнәлешендә алып бара: «Болгар сугышчылары”, “Борынгы шәһәр биюе”, “Болытларда - көмеш кашык” - борынгы болгарлар йолаларыннан хореографик фрескалар, “Яңгырны чакыру”, композиторы - Маһсүдә Шәмсетдинова.  

Театр җитәкчелеге репертуар туплаганда Идел буе халыклары биюләренә өстенлек бирә. Афишада, татар композицияләре белән беррәттән, күрше мари, рус, удмурт, башкорт халык биюләре дә бар. Татар этник төркеменең хореографик фольклор юнәлешен хореограф Флүрә Янышева җитәкли. 

Һәр куелыш үзенчәлекле, оригиналь, үз төсмере белән башкалардан аерылып тора.  

“Болгар” бию театры тарихында аерым урынны Татарстан Республикасының халык артисты, РФ атказанган артисты Альберт Әсәдуллин белән иҗади хезмәттәшлек алып тора. “Мәһди” рок-операсы куела, композитор Маһсүдә Шәмсетдинова көе һәм либреттосы. Ул бүгенге көнгәчә театр репертуарында аерым урынны били. 

2009нчы елда Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты ярдәме белән республикабыз шәһәрләре буйлап Альберт Әсәдуллин белән гастрольләр  оештырыла: Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Зәй, Баулы, Буа, Лениногорск, Түбән Кама һ.б. Альберт Әсәдуллин белән хезмәттәшлек җепләре бүген дә өзелми. 

Әлеге көндә “Болгар” бию театры - үз йөзе булган, үзенә генә хас иҗади алымнар белән баетылган, купкырлы репертуар булдырган иҗади коллетив. Ул халкыбыз мәдәниятен саклап калу, үстерү һәм популярлаштыру юнәлешендә күп көч куя. Яр Чаллы шәһәре имиджын һәм Татарстан Республикасы данын Россия буйлап һәм чит илләрдә дә яклый.  

Бию театры актив иҗади эшчәнлек алып бара: Санкт-Петербург, Мәскәү, Ростов-на-Дону, Ижау, Оренбург, Әстерхан, Екатеринбург, Киров, Казан, Пермь, Ульяновск, Самара, Түбән Новгород, Сыктывкар һ.б. шәһәрләр буйлап гастрольләр.  

Россия, халыкара һәм республикакүләм чараларда катнаша: “Алтын карагез” халык биюләре конкурсы (Төркия), Франциядә халык биюләре ансамбльләре фестивале, “Конфолан” фольклор фестивале (Франция), Италиядә халык биюләре фестивале, “Универсиада” (Казан), “Сабантуй” халык бәйрәмнәре (Париж, Клайпеда, Мәскәү, Екатеринбург, Ростов-на-Дону). 

Балтыйк буе, Төркия, Финляндия, Франция, Португалия, Испания, Италия, Пакыстан һ.б. илләрнең тамашачылары театрыбыз чыгышларын һәрчак сагынып көтеп ала. Күп еллар дәвамында театр халыкара фестивальләрдә катнаша.  

“Болгар” бию театры - шәһәр һәм республикакүләм чараларда даими катнашучы: “Әниләр көне”, “Медицина хезмәткәрләре көне”, Физик мөмкинлекләре чикле затлар атналыгында, “Ватанны саклаучылар көне”, “8нче Март - Халыкара хатын-кызлар көне”, “Мәдәният хезмәткәрләре көне”, “Җиңү көне”, “Сабантуй”, “Төзүчеләр көне”, “Халыклар бердәмлеге көне”, Өлкәннәр атналыгы, “Акварель” чәчәкләр фестивале, конкурслар: “Сабан туе Гүзəле” (Красавица Сабантуя), “. Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” (“Женщина года. Мужчина года: женский взгляд”).    

 Бүгенге көндә “Болгар” бию театры күтәренке иҗади дулкында, бай һәм күпкырлы концерт афишасы белән актив эшчәнлеген дәвам итә.  

“Болгар” бию театры җитәкчеләре:

1990-1997нче еллар - Ураков В.Я.; 

2000-2002нче еллар - Кикар Ф.Р.; 

2002-2003нче еллар - Шәфигуллина Л.Х. 

1997-2000, 2003-2015нче еллар - Шәмсетдинов Р.Х.; 

2015- 2018нче еллар - Кулакова Р.К. 

2019нче елдан - бүгенге көнгә кадәр – Ганиева А.Р.